Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чик сакчылары хөрмәтенә – һәйкәл

Тагын бер ел узып бара. Ул төрле вакыйгаларга, шул исәптән юбилейларга бай булды. Мәсәлән, чик сакчылары хезмәте оешуга йөз ел тулды.

Рәшит ЗЫЯТДИНОВ,
чик сакчылары хезмәте ветераны.

Йөз ел дәвамында чик сакчыларына илебез чикләрен саклауда, Совет властен ныгытуда төрле бәрелешләрдә катнашырга, Көнбатыш чикләрне торгызырга, Финляндиягә каршы сугышырга туры килде. Илебезгә басып кергән фашистларга беренчеләрдән булып чик сакчылары көчле каршылык күрсәтте. Брест крепостен саклаучыларның батырлыгы кинофильмнарда, төрле әдәби әсәрләрдә чагылыш тапты.
Чик сакчылары үзләрен барлык сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә кыю, курку белмәс итеп танытты. Кылган батырлыклары өчен герой булдылар, илебез шәһәрләрендәге урамнарга, чик буе заставаларына аларның исемнәре бирелгән. Күп кенә шәһәрләрдә һәм авылларда чик сакчылары хөрмәтенә җирле властьлар, чик сакчылары ветераннары, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның җәмәгать оешмалары булышлыгы белән һәйкәлләр куелган. Татарстанда мондый һәйкәлләрне республикабыз башкаласы Казанда, Буа, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Байлар Сабасы, Балтач, Биектау районнарында, Базарлы Матакта һәм башка торак пунктларда күрергә мөмкин. Безнең районның ветераннар оешмасы да Ватан алдында үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган чик сакчыларының һәм гомерләрен чик буенда хезмәт итүгә багышлаган кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерүне максат итеп куйды. Монумент кую өчен шактый акча кирәк. Безгә җирле власть хәлдән килгән кадәр ярдәм күрсәтә. Әмма бу гына аз. Шуңа күрә җирле оешма Әфганстан һәм Чечнядагы хәбри бәрелешләр ветераннары үрнәгендә һәйкәлне үз көче белән төзергә булды. Акчаның беркадәр өлеше җыелды, материаллар сатып алдык. Безнең үтенечне игътибарсыз калдырмаслар, шәһәрдә һәм район авылларында яшәүчеләр, оешма, предприятие коллективларында, төрле берләшмәләрдә эшләүчеләр һәйкәл төзүгә үзләреннән аз булса да өлеш кертә алырлар, дип ышанабыз. Элемтәгә керү өчен телефон: 8-9172394757. Һәйкәл Горький–Пушкин–Гордеев урамнары кискешкән чатта, “Регина” кунакханәсе комплексы янында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев