Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәчүне вакытында төгәлләү – төп бурыч

Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары алган югары темплар барлык агрочараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирде.

Тәлгат Җамалетдинов

Реклама

Башка хуҗалыклар белән чагыштырганда, Иске Рәҗәп басуларында кар соңгы чиратта эреп бетә. Шуңа күрә игенчеләрнең кырга соңрак чыгуларына да гаҗәпләнәсе юк. Шулай да язгы чәчүне озакка сузмыйча, башкалардан калышмыйча башкарып чыгарга өлгерәләр. Быел да чәчүне вакытында төгәлләп, булачак мул уңышка нигез салу өчен, Рәҗәп игенчеләренә икеләтә тырышырга туры килде.
– Коллектив алдына язга куелган бурыч тулысынча үтәлде дисәң дә була, – дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе. – Сабан культураларын 700 гектарда чәчтек...
Хуҗалыкта инде озак еллар көнбагыш үстерү белән шөгыльләнәләр. Дамир Минтаһир улы әйтүенче, тиешле тәрбия биргәндә, бу культура шактый табыш китерә ала икән. Узган еллардагы кебек, быел да көнбагыш 400 гектар мәйдан били. Рәис Сафиуллин туфрак хәзерләүне тәмамлаганнан соң ук, Шамил Гатин белән Наил Минсадыйков чәчүгә керешкәннәр. Коллективта бу механизаторлар инде озак еллар эшли, техниканы да биш бармагы кебек беләләр, шуңа күрә кайбер көннәрдә алар 50 гектарга кадәр чәчеп өлгергәннәр. Бу эштә Мансур Каюмовның тракторы белән чәчүлек орлыгын кырга туктаусыз ташып торуы да ярдәм иткән.
Уңыш мул булсын өчен, җирне тәрбияләп торырга кирәк. Хуҗалыкта моны яхшы аңлаганга күрә, һәр гектарга кырык килограммнан артык минераль ашлама керткәннәр. Чәчүлек материалын туфракка иңдерү алдыннан Наил Рәшитов ындыр табагында калибрлап, корткычларга каршы эшкәртеп чыккан.
Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу буенча башка мәсьәләләр дә уңышлы хәл ителгән. Хуҗалыкта әйбәт мастерской бар, монда югары разрядлы тәҗрибәле токарьлар Илгиз Вәлиәхмәтов белән Илгиз Миндубаев механизаторларның теләсә нинди заказын ясап бирәләр. Алар тәртипкә китергән иске детальләрне заводтан яңа гына чыккан детальләрдән аерып та булмый, диярлек...
Тракторларны һәм язгы кыр эшләрендә катнашучы башка техниканы ягулык-майлау материаллары белән Рәис Сафиуллин тәэмин итеп торган, күчмә техник хезмәт күрсәтү станциясе дә туктап тормаган. Ә пешекчеләр Флера Гәрәева һәм Резеда Закирова тәмле ашлар пешереп, аны махсус транспорт белән кырга ук китергәннәр. Шунысы әйбәт, механизаторларны хуҗалыкта көненә ике тапкыр түләүсез ашаталар.
Хуҗалык җитәкчесе коллективның эшеннән канәгать. Узган ел Татарстан Республикасы атказанган механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булган Ринат Шәйдуллин, Вазыйх Рәшитов, Йосыф Нургалиев, Камил Нурмөхәммәтов, Рифкат Мөхәммәтҗанов, Наил Габделбәров, Илгиз Габдрахманов, шоферлар Гомәр Мортазин, Әсхәт Әһлиуллин, Рәүф Нәбиуллин чынлап та бары тик мактауга гына лаек. Чәчүчеләр Фәрит Минсадыйков, Исмәгыйль Мортазин, Рафис Гыйльметдинов, Илнур Сөләйманов та үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бердәм коллективның тырышып эшләвендә язгы кыр эшләрен башкаруда зур тәҗрибә туплаган агроном Фоат Закиров, механик Малик Галиев һәм учет эшлзрен алып баручы Мәүлия Габделбәрованың да өлеше бар. 
 – Узган ел уҗым культураларның һәр гектарыннан уртача 35 центнер, сабан культураларыннан – 28 центнер уңыш алдык, – ди Дамир Хәмидуллин. – Быел да кимрәк булмас, дип уйлыйм. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен чыгымнары да шактый булды, эшчеләр дә алны-ялны белми эшләде. Иң мөһиме – орлыкны туфракка вакытында, дым җитәрлек булганда иңдердек. Бу үзе дә мул уңышка нигез булыр, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X