Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәчүне ашыктыралар

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре иртә бөртекле культуралар һәм көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 майга туңга сөрелгән 54,2 мең гектар җирләр тырмаланган, бу мәйданнарның 83 процентын тәшкил итә. Чәчүлек орлыгының 84 процентына инкрустация ясалган. Чәчү планлаштырылган 39,9 мең гектарның 10300 гектарында башкарылган, бу 26...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре иртә бөртекле культуралар һәм көнбагыш чәчү белән мәшгуль.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 майга туңга сөрелгән 54,2 мең гектар җирләр тырмаланган, бу мәйданнарның 83 процентын тәшкил итә. Чәчүлек орлыгының 84 процентына инкрустация ясалган.
Чәчү планлаштырылган 39,9 мең гектарның 10300 гектарында башкарылган, бу 26 процент дигән сүз. Аның 5100 гектарын - арпа, 1300 - солы, 500 - борчак, 300 - бодай, 1600 - берьеллык үләннәр һәм үлән катнашмасы, 1300 - көнбагыш, 200 гектарын рапс алып тора.
Чәчү традицион ысул белән дә, энергияне саклау алымы белән дә алып барыла. Беренче очракта культивация бик тиз үткәрелә, механизаторлар шунда ук кырга чәчү агрегатларын алып чыгалар. Икенче очракта бу эшләр югары җитештерүчән комплекслар ярдәмендә башкарыла. Сергей Юрков, Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыкларында - өчәр, Александр Планин һәм башка хуҗалыкларда икешәр берәмлек шундый техника эшли. "Болгар "Востокзернопродукт" хуҗалыгында 2,5 мең гектардан артык җир чәчелгән. Берничә кечерәк хуҗалык чәчү эшләрен инде төгәлләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев