Чәчү тәмамланып килә
Район хуҗалыкларында чәчү эшләре ахырына якынлашып килә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чәчү эшләре барлык планлаштырылган мәйданнарның 85 процентында башкарылган. Бөртекле сабан культуралары инде тулысынча диярлек бүген-иртәгә чәчелеп бетәргә тиеш (92 процент).
Чәчүне тәмамлаган хуҗалыкларда уҗымнарны эшкәртүгә керештеләр. Аерым алганда, механизаторлар көзге культура басуларын чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлады. Сабан культураларын кортычлар һәм авырулардан саклап калу өчен дә тиешле чаралар күрелә. Бу мөһим һәм кирәкле эш, көннәрнең эссе торуы сәбәпле, корткычлар уҗымнарга зур зыян китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев