Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәчү тәмамланып килә

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, игеннәр 37270 гектарда чәчелгән. Бу барлык мәйданнарның 88 процентын тәшкил итә.

Басу хезмәтчәннәре алдында тиз арада карабодай, сабан бодае, көнбагыш, кукурузны чәчеп бетерү бурычы тора. Әлеге культура мәйданнары аз түгел, шуңа күрә ашыгырга, вакытның кадерен белеп эшләргә кирәк.
Наталья Терпигорева, Андрей Тюнев, Михаил Федоренко хуҗалыкларында чәчүдә тоткарлыклар килеп чыга. Бүген сәгатьнең һәр минуты кадерле, туфракта дым запаслары кими. Димәк, эш темпларын арттыру турында кайгыртырга кирәк. Шулай ук “Авангард” һәм “ВЗП”Булгар” җәмгыятьләрендә дә чәчү өчен кулай вакытны кулдан ычкындыралар. Ә бит бу хуҗалыкларда мәйданнар аз түгел. Шуңа күрә әлеге хуҗалыклар җитәкчеләре хезмәтне оештыру, техникадан нәтиҗәле файдалану кебек һәм башка мөһим мәсьәләләргә игътибарны арттырсыннар иде.
Кайбер хуҗалыкларда чәчү җирләрен эшкәртүгә керештеләр. Басу хезмәтчәннәре уҗымнарны корткычларга, авырулар һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртә, сабан культураларын тукландыра, тырмалау эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев