Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чабата тузды, оек тишелде...

«Безнең әтине аена икешәр тапкыр комиссиягә чакырып торсалар да, герман сугышыннан яраланып кайтканлыктан, фронтка алмадылар, соңыннан 44нең гыйнварында (окопта көрәкләр саплап торырга) гына алдылар.

Әти районнан кайтты да, иртәгә китәсе кичне әни белән сөйләшеп утыралар. Әти әйтә: «Балалардан сөтне кызганма, сыер бозаулагач егерме көн генә тот та, суеп ашагыз» ди.

Әтиебездән бер хәбәр дә килмәде. Апрель ае иде: көне буе өйләр юдык. Башкалар арып-талып йоклап киттеләр, мин өстемә бишмәтемне кидем дә, сыерны алып кайтып калдырыйм (сыер минем өскә йөкләнгән), дип чыгарга ишекне ачсам, каршыда әти басып тора. «Әти!» дип кычкырып җибәрдем. «И, кызым, мин сәгать ярым басып торам инде, тавыш-тын булмагач, исән түгелләрме икән, дип керергә дә курыктым», ди. Шул көннән без әтиле тормыш белән яши башладык.

11-12 яшьтән колхозда нинди эш бар, шунда эшләдек: кыш көне кар тотарга, язын үзебезнең сыерны җигеп җир тырмаларга, җәен икмәк басуларын утарга йөрдек. Йортта алты кыз бала, абыйны сугышка алдылар. Миңлегөл апам белән икебезгә иң авыр эшләрне эшләргә туры килде. Урманга утынга йөрдек, сыерга печән әзерләдек. Яз көне кырдан черек бәрәңге җыярга йөри идек. Икмәк кырыннан көздән коелып калган башакларны тычкан җыеп оя ясап куя иде, без шуларны җыеп кайттык.  Зәйтүнә апабыз ике кечкенә сеңелебез белән әнине карады, чөнки әниебез дүрт ел урын өстендә авырып ятты.

Реклама

Сугыштан соң безне урман кисәргә җибәрә башладылар. Унбиш көннән соң өйгә кайтабыз: чабата – тузган, оек – тишелгән. Урман кискәндә норманы тутырсаң, ярты кило ипи бирәләр иде, ач килеш өч кубометр утынны кисеп кара әле син! Ике көн рәттән бик каты җил булды, урманга керергә рөхсәт итмәделәр, утын кисмәгәч, ашарга да юк. Шуннан безне өйләргә кайтарып җибәрделәр. Ара якын түгел, илле километрлап булыр. Җәмилә апа, Рәисә апалар белән кайтырга чыктык. Әҗмәр авылына җиткәч, Җәмилә апаның туган тиешле кешеләренә кунарга кердек. Мин ишектән кердем дә аудым: арганныкымы, ач булгангамы, аңымны җуйганмын. Аңыма килсәм, болар кәбестә ашап утыралар, миңа да бирделәр. Шул кәбестәне ашагач, юлга кузгалдык. Тагын егерме километр кайтасы бар бит әле. Өйдә дә ашарга берни юк. Шуннан мин ялгыз хатыннарның бакчаларын казып, өйләрен юып йөри башладым. Ашатып та җибәрәләр, чәчүлек бәрәңге дә бирәләр. Менә шулай гомер иттек.

Халисә ХӨСӘЕНОВА,
Ямбакты авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X