Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бюджет расланды

Икенче чакырылыш район Советы утырышында 2014 елга һәм пландагы 2015 һәм 2016 елларга бюджетның соңгы варианты расланды. Бу мәсьәлә буенча доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, безнең керемнәр артты, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Күбесенчә бу НДФЛ, җир салымы исәбенә...

Икенче чакырылыш район Советы утырышында 2014 елга һәм пландагы 2015 һәм 2016 елларга бюджетның соңгы варианты расланды.
Бу мәсьәлә буенча доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, безнең керемнәр артты, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Күбесенчә бу НДФЛ, җир салымы исәбенә мөмкин булды. Киләсе елда мәгариф, мәдәният, спорт үсешенә, шулай ук укучыларны ашатуга, башка чыгымнарга шактый күләмдә акча тотылачак. Хирург Шеронов һәм Пионер урамнары кисешкән урындагы балалар скверына реконструкция ясау һәм төзекләндерүгә дә акча бирелергә тиеш.
Тәкъдим ителгән проектка анализны район Советы депутаты, бюджет буенча комиссия рәисе Александр Крутилин ясады. Бюджет экспертизасы нәтиҗәләре турында контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов хәбәр итте.
Район башлыгы Камил Нугаев утырышка нәтиҗә ясады һәм депутатлар игътибарын бюджет акчасын экономияләргә кирәклегенә юнәлдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев