Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм тантанасында

Узган атнада Полянка авыл китапханәсендә Татьяна көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Хезмәт ветераннары Татьяна Авдонина, Татьяна Булыгина, балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Ефименко һәм балалар бакчасы мөдире Татьяна Комягина бу көнне игътибар үзәгендә булдылар. Бу исемне йөртүчеләр өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Аларга барысы да җылы теләкләр теләделәр, шигырьләр багышладылар,...

Узган атнада Полянка авыл китапханәсендә Татьяна көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Хезмәт ветераннары Татьяна Авдонина, Татьяна Булыгина, балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Ефименко һәм балалар бакчасы мөдире Татьяна Комягина бу көнне игътибар үзәгендә булдылар. Бу исемне йөртүчеләр өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Аларга барысы да җылы теләкләр теләделәр, шигырьләр багышладылар, уеннар, конкурслар, викториналар оештырдылар.
Кичә дустанә һәм җылы атмосферада үтте. Монда аны оештыручылар - китапханәче Зөлфия Холмирзоева һәм мәдәният йорты директоры Наталья Остудинаның өлеше зур. Иң мөһиме - бу көн дүрт Татьяна өчен дә чын бәйрәмгә әверелде һәм кешеләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев