Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм концерты

Район Мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган концерт булды. Ул бик матур һәм мавыктыргыч бию тамашасына әверелде. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән егерме бию арасында бал биюләре, заманча, халык биюләре дә бар иде. Район Мәдәният йортының "Движение", Иж-Борискинодан "Родничок", Антоновкадан "Веснушки" һәм "Звенящие капели" хореография коллективларының чыгышы аеруча уңай тәэсир калдырды....

Район Мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган концерт булды.
Ул бик матур һәм мавыктыргыч бию тамашасына әверелде. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән егерме бию арасында бал биюләре, заманча, халык биюләре дә бар иде. Район Мәдәният йортының "Движение", Иж-Борискинодан "Родничок", Антоновкадан "Веснушки" һәм "Звенящие капели" хореография коллективларының чыгышы аеруча уңай тәэсир калдырды. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ә бәйрәмнең иң яшь катнашучысы Стелла Марянина әнисе белән бергә күз иярмәс тизлек белән көнчыгыш биюен башкарды.
Шул ук көнгә багышлап үткәрелгән рәсемнәр конкурсында Софья Выжленкова, Ольга Полякова, Дарья Авдеева һәм Валерия Марянина җиңүче дип табылдылар.
Бәйрәмгә җыелган тамашачыларны һәм артистларны район башлыгы Камил Нугаев котлады, концертта катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X