Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм истә калырлык булды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Болгар шәһәренең үзәк ашханәсендә сәламәтлеге чикле балалар өчен традицион бәйрәм чаралары үтте.

Ольга Стрелова

Балалар һәм аларның гаилә әгъзалары берничә сәгатькә генә булса да, көндәлек  мәшәкатьләрдән арынып тору өчен, районның төрле почмакларыннан җыелды.
“Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балалар иҗат йорты педагоглары, изге Феодор Болгарский хәйрия фонды вәкилләре балаларга чын бәйрәм оештыру өчен көчләрен кызганмадылар.
Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Камил Нугаев балаларга һәм аларның әти-әниләренә тормыш авырлыкларына карамыйча, нык булып калулары, ихтыяр көче өчен рәхмәт әйтте һәм барысына да нык сәламәтлек, сабырлык теләде. 
Бәйрәм барышында Түбән Камадан чакырылган махсус аниматорлар балаларның күңелен ачты. Әкият геройлары булып киенеп, алар беренче мизгелдән үк ачык төстәге костюмнары, күңелле уеннары, истә калырлык тамаша белән балаларның игътибарын яулап алдылар. Балалар да төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. 
Сабын куыклары тамашасы җыелган балаларны гына түгел, хәтта өлкәннәрне дә таң калдырды. Балалар иҗат йорты педагоглары исә теләге булган һәр балага – кызларга да, малайларга да, аквагрим ясадылар. “Дөнья кулларымда кебек” район иҗади конкурсында катнашучы инвалид балаларның иҗат эшләреннән торган күргәзмә дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова балаларга караңгы чакта юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде һәм һәрберсенә яктылык чагылдыра торган элемент бүләк итте.
– Балаларыбызга шундый могҗиза бүләк итүләре өчен чараны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Үзебез дә азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, яңадан балачакка әйләнеп кайткан кебек булдык, – дип тәэсирләре белән уртаклашты әниләрнең берсе. – Балаңның шатлыктан балкыган йөзен күрүдән зуррак бәхет юктыр ул...
Күңел ачканнан соң, барысы да тәм-томлы табын янына җыелып сыйландылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев