Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйләнерлек сәбәп булмаган

Узган атна дәвамында районда Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшләгән күчмә комиссия тикшерүләргә йомгак ясады. Берьюлы 15 белгечтән торган комиссия эше белән Идарәнең оештыру бүлеге җитәкчесе Юрий Панкратов җитәкчелек итте. Тикшерүчеләр исәп-хисап палатасы, Россия һәм Татарстан казначылыгы, исәп-хисап үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре,...

Узган атна дәвамында районда Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшләгән күчмә комиссия тикшерүләргә йомгак ясады.

Берьюлы 15 белгечтән торган комиссия эше белән Идарәнең оештыру бүлеге җитәкчесе Юрий Панкратов җитәкчелек итте. Тикшерүчеләр исәп-хисап палатасы, Россия һәм Татарстан казначылыгы, исәп-хисап үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре, юридик бүлекләр белән тыгыз элемтәдә торып эшләде. Эш барышында халык арасында анкеталар, тестлар, социологик сораштырулар үткәрелде. Комиссия әгъзалары хокукый ярдәм дә күрсәткән. Моннан тыш, халыкны әлеге мәсьәләләр буенча ТР Дәүсоветы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фуат Вәлиев та кабул итте. Үзләрен борчыган сораулар белән аңа дүрт кеше мөрәҗәгать иткән.

Реклама

Тикшерү тәмамланганнан соң, муниципаль хезмәткәрләр катнашында уздырылган киңәшмәдә районда коррупциягә каршы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалган. Ул уңай бәяләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев