Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Быел уңышлы чыгыш ясадылар

Безнең районның спорт сөючеләре Минзәләдә үткән республика авыл уеннарында катнашып, узган ел белән чагыштырганда зуррак уңышларга ирештеләр. Алар спортның ун төре буенча көч сынашты. Аеруча сигезенче урынга чыккан бадминтончыларны билгеләп үтәргә кирәк. Сыер савучылар Рафаэль Шәрипов белән Гөлия Сафина, механизаторлар Рөстәм Шәрипов һәм Владимир Пигалевлар уңышлы чыгыш ясадылар. Гер күтәрүчеләр...

Безнең районның спорт сөючеләре Минзәләдә үткән республика авыл уеннарында катнашып, узган ел белән чагыштырганда зуррак уңышларга ирештеләр.

Алар спортның ун төре буенча көч сынашты. Аеруча сигезенче урынга чыккан бадминтончыларны билгеләп үтәргә кирәк. Сыер савучылар Рафаэль Шәрипов белән Гөлия Сафина, механизаторлар Рөстәм Шәрипов һәм Владимир Пигалевлар уңышлы чыгыш ясадылар. Гер күтәрүчеләр һәм шулай ук Дмитрий Гончарук, Константин Рахматуллаев һәм Ольга Фроловадан торган шахматчылар командасы да сынатмады. "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубыннан тренер Анатолий Юрков шәкертләре дә үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Узган ел 35нче урынны алган булсалар, быел алар республиканың ун иң яхшы командасына якынлаша алдылар.

Гомуми зачетта исә безнең команда униҗиденче урынга лаек булды. Узган ел аларның утыз җиденче булуын исәпкә алсаң, быелгы чыгышларны уңышлы дип әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев