Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Буран котырды

    Районда өченче көн көчле буран булды. Төне буе көчле буран, аннары көн буе аяктан егарлык каты җил котырды. Нәтиҗәдә кайбер урыннарда төрле проблемалар килеп чыкта. Мәсәлән, икмәк комбинатының түбәсеннән шиферларын алып ташлаган һәм электр чыбыкларына зыян китергән. Ләкин электр белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмады. "Челтәр компаниясе" ААҖ җитәкчесе Анатолий Молодов...

    Районда өченче көн көчле буран булды.
    Төне буе көчле буран, аннары көн буе аяктан егарлык каты җил котырды. Нәтиҗәдә кайбер урыннарда төрле проблемалар килеп чыкта. Мәсәлән, икмәк комбинатының түбәсеннән шиферларын алып ташлаган һәм электр чыбыкларына зыян китергән. Ләкин электр белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмады.
    "Челтәр компаниясе" ААҖ җитәкчесе Анатолий Молодов сүзләренә караганда, шәһәрдә, Өчкүл, Полянка, Кузнечиха, Урта Йорткүл, Фадеевка авылларында ут сүнү очраклары булган. Тик дежур торучы дүрт бригаданың тырышлыгы белән бу кимчелекләр бик тиз бетерелгән.
    Ә укучыларның буран котырганда өйләренә исән-имин кайтып җитүен укытучылар даими контрольдә тоткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: