Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөтен ризык та тәмле…

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көннәре кысаларында уздырылган шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста дүрт җәмәгать туклану предприятиесе катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, барлык коллективлар да алдына куелган бурычка иҗади карап, үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәтергә тырышкан. Спас муниципаль районы дипломнары белән бүләкләнделәр: "Традицияләрне саклау" номинациясендә - "Сако" кафесы (әрмән кухнясы),...

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көннәре кысаларында уздырылган шәһәр конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста дүрт җәмәгать туклану предприятиесе катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, барлык коллективлар да алдына куелган бурычка иҗади карап, үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәтергә тырышкан. Спас муниципаль районы дипломнары белән бүләкләнделәр:
"Традицияләрне саклау" номинациясендә - "Сако" кафесы (әрмән кухнясы), "Эшкә иҗади караш" - "Регина" кунакханәсе комплексы (татар кухнясы), "Традицияләрне яңарту" - "Для Вас" кафесы (рус кухнясы), "Эшкә бирелгәнлек" - "Спас оптторгы" берләшмәсенең үзәк ашханәсе (украин кухнясы).
Конкурста катнашучыларга тырышлыклары өчен рәхмәт белдерелде. Мондый чаралар киләчәктә дә үткәрелер, дигән өметтә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев