Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөтен малай кино күрсәтте

Чәчәкле клубы яныннан узарга туры килгәндә, мин Рифкат абый Миңнебаевны (урыны оҗмахта булсын) моңсуланып искә алам. Озак еллар киномеханик булып эшләде ул, авыл халкын мәдәни яктан “агартты”.

Совет чорында шәһәрдә генә түгел, авылларда да кино күрсәтүгә зур игътибар бирелде. Сер түгел, ул вакытта тирән эчтәлек белән сугарылган фильмнар үсеп килә торган яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйнады. Сугыш турындагы киноларны карап үскән малайларның кайберсе офицер булып китте. Мәгънәле, рухландыра торган иде ул киң форматлы нәфис фильмнар. Балачак һәм яшүсмер елларында караган ленталарның күбесен әле дә хәтерлим. 

Төп һөнәре буенча шофер иде Рифкат абый, көндез бензовоз белән Болгардан колхозга ягулык-майлау материаллары ташыды, аннан кайтуга клубка ашыкты. Берүзе ничек көненә өч тапкыр кино куярга өлгерә икән, дип гаҗәпләнә идем. Ул чакта балалар өчен беренче сеанс сәгать дүрттә башланды, алтыда – яшүсмерләр, кичке сигездә инде зурлар карады. Фильмнарны “Киносеть” челтәреннән гел үзе алып кайтты, китереп биргәннәрен беркайчан көтеп тормады. Авыл шартларында кино күрсәтүне системага салды, ышанычлы ярдәмчеләрен булдырды.

Ярдәмчеләр дигәннән, Рифкат абый авылдагы бөтен малайны кино күрсәтергә өйрәтте. Шулар арасында мин дә бар идем. Тимер калай белән тышлаган будкада исемлек тә эленеп торды әле. Башта пленканы “мотать” итәсе, аннан инде шуны ике аппаратка корып куярга кирәк. Бер авылдан икенчесенә йөртеп таушала башлаган пленканың еш өзелеп чыга торган гадәте дә бар иде. Рифкат абый шуны ацетон тидереп ялгарга өйрәтте. Аппаратка корганда да пленка тартылып тормаска тиеш, югыйсә кино барганда өзелеп аптырата. Мондый очраклар еш булгалады, иң кызык җирендә генә өзелсә, залда сызгыра, аяк тыпырдатып кычкыра ук башлыйлар иде.

Хәтерем ялгышмаса, җитмешенче еллар урталарында авылдагы ындыр табагыдай зур клубка ут капты. Бик күп нәрсә янып беткән иде, ә менә будкадагы аппаратларны һәм кайбер кирәк-яракны алып чыгарга өлгергәннәр. Авылда урып-җыю эшләренең гөрләп барган чагы иде бугай, көннәр дә кызу торды. Рифкат абый бер дә югалып калмады, аппаратларны үзе яшәгән йорт ишегалдына бастырып куеп, кичләрен шунда кино күрсәтә башлады. Моны үзегез күз алдына китереп карагыз инде! Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичеп, яу кырыннан яраланып кайткан Миңнебай бабайның бакчасыннан иртә өлгерә торган алма, аның карчыгы Фатыйма апа утырткан чәчәк исен исни-исни авыл халкы рәхәтләнеп кино карап утырды. Лапастагы сыер, сарыклар да бакча коймасына элеп куйган экраннан күзләрен алмый карап тордылар, дип сөйләгән иде берзаман Рифкат абый. Булгандыр, ышанам.

Илдә болганчык еллар башланганчыга кадәр туктаусыз кино күрсәтте Рифкат абый. Беренче класслы киномеханик буларак, фоторәсемен районның Мактау тактасына куйдылар. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның. Ни кызганыч, инде үзе дә күптән юк, ике катлы Мәдәният йортында күптән кино да күрсәтмиләр хәзер. Бар иде бит авыл клубларының гөрләп торган чаклары!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев