Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борынгы Болгарга яшь археологлар килде

Болгар музей-тыюлыгында VIнчы Халыкара археология мәктәбе эшли башлады.

Дөньяның сигез иленнән килгән кырык биш яшь галим ике атна дәвамында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау һәм өйрәнү буенча туплаган тәҗрибәсе, шулай ук археология фәнендәге яңа алым һәм ысуллар белән танышачак.
Бу эш мәктәпнең дүрт эш мәйданчыгында – “Археология пыяласы”, “Борынгы керамика: тарих һәм реставрация”, “Палеонтропология”, “Археология тимерен консервацияләү” мәйданчыкларында алып барылачак. Лекцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары, практик дәресләр кысаларында  археологиянең бүгенгесенә кагылышлы байтак актуаль мәсьәләләр тикшереләчәк.
Истәлек билгесенең конференц-залында мәктәпне ачу тантанасында археологлар һәм галимнәрне район башлыгы Камил Нугаев, музей-тыюлык директоры урынбасары Рамил Җиһаншин, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге археология институты галим секретаре Сергей Бочаров, “Херсонес Таврический” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Татьяна Сарапулкина һәм башкалар сәламләде. Алар археология мәктәбендә катнашучыларга уңышлар теләделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев