Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борынгы Болгар кунаклар көтә

Иртәгә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Изге Болгар җыены була. Ул Идел болгарларының рәсми рәвештә Ислам дине кабул итүгә багышлап үткәрелә. Бәйрәм кысаларында Болгар цивилизациясе музее белән елга вокзалын ачу тантанасы булачак. Гадәттә, бу көнне Болгарга кеше күп килә, ләкин биредә башка вакытта да халык күп була. Җәйге туристлар сезонында 9...

Иртәгә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Изге Болгар җыены була.
Ул Идел болгарларының рәсми рәвештә Ислам дине кабул итүгә багышлап үткәрелә. Бәйрәм кысаларында Болгар цивилизациясе музее белән елга вокзалын ачу тантанасы булачак.
Гадәттә, бу көнне Болгарга кеше күп килә, ләкин биредә башка вакытта да халык күп була. Җәйге туристлар сезонында 9 майдан башлап, "Казан-Болгар" маршруты буенча автобус йөри. Автобус башкаладан җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 9да чыга, Болгардан - 16 сәгатьтә китә.
Билет бәясе - 310 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев