Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның Рабига күлендә Яңа ел тамашасы узды

Кунакларга артистлар чын әкият күрсәттеләр.

Болгар шәһәренең Рабига күле буенда Яңа ел тамашасы узды. Кыш Бабай, Кар кызы, Убырлы булып киенгән район Мәдәният йорты артистлары җыелган кунаклар өчен чын бәйрәм оештырдылар.

Җыелган тамашачыларны Спас районы яшьләр эше бүлеге Әхтәм Вәлиәхмәтов Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады.

Балалар һәм әти-әниләр мавыктыргыч бәйгеләрдә катнаштылар. Һава торышы бик әйбәт торганга күрә, барысы да рәхәтләнеп тау шудылар, коймак белән кайнар чәй эчтеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Бәйрәмгә килгән балаларга татлы күчтәнәчләр тараттылар.

Шулай итеп, Рабига күле буендагы тамашадан һәркем күтәренке күңел белән кайтты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев