Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте янында Яңа ел тамашасы узды

Кунакка әкият геройлар килде.

Кичә Болгар шәһәрендә урнашкан "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте бинасы янында традицион Яңа ел тамашасы булды.

Район Мәдәният йорты артистлары башкаруындагы Кыш Бабай, Кар кызы, Убырлы һәм башка әкият геройлары чын бәйрәм тамашасы күрсәттеләр. Балалар һәм өлкәннәр шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Барча балаларга татлы күчтәнәчләр бүләк иттеләр.

Җыелган тамашачыларны Спас районы башлыгы урынбасары Валерий Осокин сәламләде. Ул барысын да яңа 2022 ел белән котлап, сәламәтлек, иминлек һәм зур уңышлар теләде.

Бәйрәм аллы-гөлле фейерверк белән тәммаланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев