Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның Ак мәчете диварларында ут тамашасы күрсәтелде (ФОТО+ВИДЕО)

Инсталляцияләр Идел буе болгарларына Коръән китабын тапшыру вакыйгасын чагылдыра.

Кичә Болгарда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү тантанасы башланып китте.

Ачылу тантанасында чын мәгънәсендә уникаль ут тамашасы күрсәтелде. Аны шәһәр халкына һәм туристларга танылган Ак мәчет стеналарында күрсәттеләр.

Шоу кояш чыгуы белән башланып китә.

Рәсемнәр боз кристаллары һәм Россия халыкларының бизәкле орнаментлары белән алмашына.

Биредә ел фасылларын алыштыру да, иң атаклы Шосткин бизәкләре, Хохлома һәм Гжель орнаментлары дә бар.

Бу Татарстанда халыклар дуслыгын символлаштыра.

Аннары Ак мәчетнең төп гөмбәзендә гарәп телендә «Аллаһ әкбәр» дигән язу пәйда була.

Тамаша Багдадның йолдызлы төне сурәте белән тәмамлана.

Гарәп төне һәм гаҗәеп Көнчыгыш – яктылык тамашасының төп композициясе.

"Соклангыч! Безнең Болгарда мондый матурлыкның булганы юк иде әле!", – дип тәэсирләре белән уртаклашты тамашага килүчеләрнең берсе.

Тамашаны карарга 500дән артык кеше килде. Алар арасында Болгар кунаклары да, шәһәрлеләр дә бар иде. Тамашаны карарга күрше авыллардан да халык килде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Изге Болгар җыены-2022 Ак мәчет