Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарга форумда катнашучылар килде

Республикабыз башкаласы Казанда үтүче VI нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өченче көн Болгар музей-тыюлыгына килделәр. 550 кешелек зур делегацияне саф һавада пылау һәм токмач ашы белән сыйладылар. Һәм, әлбәттә инде, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән егет-кызлар өчен махсус экскурсия оештырылды. Кунакларны борынгы болгарларның тормышы һәм...

Республикабыз башкаласы Казанда үтүче VI нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өченче көн Болгар музей-тыюлыгына килделәр.
550 кешелек зур делегацияне саф һавада пылау һәм токмач ашы белән сыйладылар. Һәм, әлбәттә инде, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән егет-кызлар өчен махсус экскурсия оештырылды. Кунакларны борынгы болгарларның тормышы һәм көнкүрешенә кагылышлы булган бөтен нәрсә кызыксындырды. Аеруча Америкадан килгән татар яшьләре күп сораулар бирделәр. Кунаклар соңгы елларда музей-тыюлык территориясендә мәдәни мирасыбызны саклау юнәлешендә алып барылган эшләрдән бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев