Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе булды

Иван Гущин Болгар музей-тыюлыгында ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты.

Болгар музей-тыюлыгында мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин булды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре белән танышты. Бүгенге көндә бу эшләр тәмамланган диярлек.  Кунакны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтшин һәм музей-тыюлык директоры Рамил Җиһаншин озатып йөрде.

Алар башта Истәлек билгесен, аннары Җәмигъ мәчете территориясен, Успение чиркәве тарихы музеен, Төньяк мавзолейны, Хан сараен һәм башка урыннарны карадылар.

Подрядчы оешма вәкилләре бер ел эчендә архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылуы турында сөйләделәр. Иң күп эш Болгар цивилизациясе музеенда, Җәмигъ мәчете территориясендә, Истәлек билгесе янында башкарылган.  Барлык корылмалар да су керүдән сакланган, агартылган, буялган, идәннәре алыштырылган, саклагыч корылмалар ныгытылган, коймалар куелган, юллар тәртипкә китерелгән, юл буенда өстәмә яктырткычлар куелган. Борынгы диварларны махсус таш ныгытучы эретмә белән эшкәрткәннәр. Бүгенге көндә барлык һәйкәлләр дә тәртипкә китерелгән.

«Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын колачлы бәйрәм итү планлаштырыла. Бәйрәмдә мөселман илләреннән килгән делегацияләр, төрле ведомство вәкилләре, чит ил һәм Россия мөселман эшлеклеләре һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашачак. Күп санлы кунакларны каршы алуга барысы да әзер дип кыю рәвештә әйтә алам.  Әлбәттә, кайбер җитешсезлекләр калган, әмма бәйрәмгә барысы да эшләнер дип уйлыйм», – ди Иван Гущин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар