Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгарда "Тархан" конкурсы финалистлары булып китте

Делегация өчен экскурсия оештырылды.

Болгар музей-тыюлыгында «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының алты финалисты һәм аларны әзерләгән укытучылар булып китте. Болгар цивилизациясе музеенда делегация X-XV гасырның уникаль экспонатлары белән таныша алды.

Коръән музеенда балалар дөньяда иң зур басма Коръәнне күрделәр.

Тыюлык территориясендә урнашкан XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре белән барысы да аеруча кызыксынып таныштылар. Экскурсия ахырында кунаклар Хан ставкасында булдылар, ук уйлап табуның тарихын белделәр һәм аннан атып карадылар.

"Болгар чәй өстәле" музеенда «Бал-май» милли ризыгын әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә Татарстанның өлкән сыйныф укучылары өчен «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсын башлап җибәрде. Аның финал этабы телевизион викторина форматында узды. Конкурстагы 256 укучының 32се «Тархан»телевизион тапшыруында катнашты.

Уеннарда җиңүчеләр халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Төрки халыклар тарихы» профиленә конкурстан тыш бушлай керә ала. Әлеге проект Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурс Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә, шулай ук өлкән һәм урта мәктәп яшьләре арасында уку культурасын һәм Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев