Болгарда Раштуа чаңгы узышлары үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Чаңгычылар 1, 2, 3 һәм 5 километрда көч сынаштылар.
Бүген “Олимп” спорт комплексы буенда традицион Раштуа чаңгы узышы булды.
Быел узышта укучылар аеруча актив булды. Алар 2004-2007, 2008-2009 һәм 2010 елда туучылар яшь төркемнәренә бүленде.
Өлкән классларда укучы егетләр 5 километр араны үтте. Беренче урынны Антоновка мәктәбеннән Дмитрий Медведев яулады. Болгар коррекция мәктәбеннән Евгений Николаев – икенче, беренче мәктәптән Максим Шмагин өченче булып килде.
Шул ук классларда укучы кызлар 3 километр арада көч сынашты. Ксения Моисеева – беренче, Настя Медведева икенче булып килделәр.
2008-2009 еллда туучы егетләр шулай ук 3 километр дистанция үтте. “Олимп” мәктәбеннән Максим Гордеев беренче булды, Антоновка мәктәбе укучысы Александр Афонин икенче урынны алды.
2 километрлы дистанцияне үтүче шул ук яшь төркеменнән кызлар арасында санаторий мәктәбеннән Лера Бурумова беренче булып килде. Беренче мәктәптән Дарья Шлячкова – икенче, Антоновка мәктәбеннән Надежа Стрижова өченче урынны алды.
Чаңгы узышының иң яшь катнашучылары – 2010 елда һәм аннан соңгы елларда туучылар берәр километр үттеләр.
Кызлар арасында барлык призлы урыннарны Антоновка мәктәбе укучылар бүлеште. Майя Фролова – беренче, Василиса Стрижова – икенче, Ангелина Шәфиева өченче булып килделәр.
Малайлар арасында Яшел Үзәннән Ибраһим Сәләхиевка тиңнәр булмады. “Олимп” мәктәбеннән Тимофей Гордеев – икенче, коррекция интернат-мәктәбеннән Макар Бурумов өченче урынга чыкты.
Урамда шактый салкын булуына кармастан, барысына да бик күңелле булды. Финишта исә узышчыларны Кыш Бабай каршылап, тәм-том өләште.
Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.
Евита Саможенова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев