Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда мөселман яшьләренең сигезенче форумы тәмамланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Болгар музей-тыюлыгында мөселман яшьләренең сигезенче форумы үз эшен төгәлләде.

Республика мөселманнарының Диния назәрәте оештырган форум эшендә 18 дән 30 яшькә кадәрле 200ләп кеше катнашты. Алар бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр. Яшьләр арасында хәтта Египет, Индонезия һәм Ирактан килүчеләр дә бар.

Алдан планлаштырылганча, форум эше күбесенчә Коръәнне өйрәнүгә багышланды. Егетләр һәм кызлар өчен интеллектуаль уеннар, иҗади номерлар, спорт бәйгеләре, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны күздә тоткан тренинглар оештырылды.

Борынгы Болгарда үткән җиде көн дәвамында форумда катнашучылар борынгы һәйкәлләр белән таныштылар, кызыклы кешеләр белән очраштылар. Аеруча Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в) ерак туганы, Мароккодан килгән шәех Лакрим булган очрашу, аның үтемле вәгазьләрен, изге догаларын ишетү яшьләргә нык тәэсир итте.

Форумда катнашучыларга республика мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Камил Нугаев үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Соңыннан Коръән укучылар конкурсы үткәрелде, җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум Борынгы Болгар мөселман яшьләр