Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда «Чиста булыр!»

Яшьләр экология хәрәкәтенә Спас районында старт бирелде.

Үткән ялларда Болгарда узган бәйрәмнең төп максаты шәһәр халкына бүгенге экология хәленең торышын аңлатып бирүдән гыйбарәт булды. 

Чараны Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән берлектә республиканың «Чиста булыр!» яшьләр хәрәкәте оештырды. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен лекторийлар, мастер-класслар, уен һәм конкурслар үткәрделәр. Катнашучылар өчен рәсем ясау, экосумкаларны бизәү, кулланылган чималдан төрле әйберләр ясау буенча мәйданчыклар эшләде. Болгарда экология активистлары проектына старт бирелде. Аннары команда Яшел Үзән, Буа һәм Арча якларына юл тота.

Спас яшьләре чисталык яклы

 Безнең районда «Чиста булыр!» яшьләр экология хәрәкәте сафына беренчеләрдән булып Алексей Мәсхүтов кергән. Фикердәшләре белән ул «Крутушка» санаториясендә ял иткәндә, яшьләр хәрәкәте оешкан елда танышкан. Хәзер инде Алексей әлеге мөһим һәм кирәкле эштән читтә кала алмый.

– Тирә-якта тәртип һәм чисталык булганда нинди күңелле, – ди Алексей. – Мәктәптә укыганда, мин актив составында шимбә өмәләре, экодәресләр, «ишегалды лагеры» сменалары үткәрдем. Хәзер инде студент булсам да, читтә кала алмыйм, экология чаралары оештырганда ярдәм итәргә тырышам.

Шунысын әйтергә кирәк, Алексей «Яшел җиделек» республика конкурсының иң яхшы җиде активисты арасына кергән. Диплом һәм кызыксындыру бүләге – велосипедны – егеткә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков тапшырган.

Шешәдән – футболка

Журналлар, азык-төлектән калган тартма, кирәкмәгән киемнәр – болар чүп-чар түгел. Көнкүреш калдыкларының 90 процентын эшкәртеп, алардан төрле әйбер ясарга була. Бу хакта шәһәрлеләргә көнкүреш калдыкларын аерым җыюга багышланган лекторийләрдә сөйләделәр.

– Мисал өчен, бер литрлы җиде пластик шешә футболка ясарга җитә, шундый ук мең дә ике йөз шешәне уртача зурлыктагы бүлмә идәненә җәярлек келәмгә әйләндерергә була, –дип сөйли «Чиста булыр!» республика хәрәкәте методисты Эльвина Гатиятуллина. – 700 алюмин банкадан велосипед килеп чыга, 1 килограмм газета 10 төргәк бәдрәф кәгазе ясарга җитә. Көнкүреш калдыкларын дөрес итеп эшкәртү чүплекләрнең санын азайтырга шулай ук теге яки бу товарны җитештерү өчен чыгымнарны киметергә ярдәм итә.

– Күп нәрсә кешеләргә бәйле икәнне дә онытмаска кирәк, – дип өсти экология хәрәкәте активисты Татьяна. – Бәйрәм кысаларында без «Кибет» уены оештырдык. Тирә-як мохитны саклауга сез дә өлеш кертә аласыз, дип аңлатырга тырышты уенда катнашучыларга. Ничекме? Мәсәлән, полиэтилен капчыкларны сатып алмаска, кибеткә продукция алырга барганда чүпрәктән тегелгән сумка кулланырга киңәш иттек. Мондый сумканы берәүнең дә ташлыйсы килми. Кибеттән соусның пыяла банкадагысын сатып алырга тырышыгыз. Токмач салынган тартманы, согы эчелгән алюмин савытны чыгарып ташламагыз. Алюминий җиңел эшкәртелә, картон тиз череп юкка чыга. Ә инде пыяла банка тирә-як мохитка бернинди зыян китерми.

ЭКО-йортны ничек төзергә

«Чиста булыр!» чарасында катнашучыларга экологик чиста йорты ничек төзергә кирәклеген аңлаттылар.
– Бик файдалы мастер-класс булды, – дип сөйли укучы Геннадий. – Йортның эчке эшләрен башкарып чыгу өчен натураль материалларны сайларга кирәк. Мәсәлән, агач, кирпеч һәм таш, туф, гипс, пыяла, керамика, ком, балчык һәм башкалар. Җылыту өчен эковата яхшырак, ә менә стена, түшәм, тәрзә рамнары, ишекне эшкәртү яки буяу өчен натураль май, сумала, балчык, үсемлек һәм җир пигментларын кушып ясалган буяу яхшы. Тиз кибә торган шпатлевкадан баш тартырга киңәш итәләр. Ул фенол бүлеп чыгара. Обойга килгәндә, кәгазь яки текстильдән ясалганына өстенлек бирергә кирәк...

Чара азагында бүләкләү тантанасы булды. Экология бәйрәмнәрен уздыруны оештыру һәм проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен Спас районы башкарма комитетына, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә, Балалар иҗат йортына, район Мәдәният йортына, «Спас» табигать заказнигына, «Болгар урман хуҗалыгы» һәм «Болгар урманчылыгы» бюджет учреждениесенә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Очрашуны оештыручылар бу чара шәһәр халкы күңелендә онытылмас тәэсир калдыргандыр, дип өметләнә. Бәлки моннан соң шәһәр халкы арасында табигатьне саклауга, тирә-як мохитка игътибарлы булырга кирәк, дигән фикер тугандыр.

Белешмә

Яшел команда
«Чиста булыр!» – Татарстан Республикасының һәр почмагында актив һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерә торган көчле экологик хәрәкәт. Ул 2015 елда төзелде һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән үсә һәм ныгый бара. Активистлар шәһәр тирәсендә һәм табигать кочагында чисталыкны саклауга зур игътибар бирә. Укучылар шимбә өмәләрендә катнаша, су буйларын, урман тирәсе һәм башка урыннарны төзекләндерү, тәртипкә китерү буенча акцияләр уздыра. Шулай ук балалар бакчаларына йөрүчеләр, укучылар, студентлар өчен экология дәресләре, интерактив уеннар, квест һәм төрле темаларга конкурслар оештыра. Гомумән, экологлар бик күп чараларда башлап йөриләр.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев