Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда Бөтенроссия мөселман җыены башлана

Форум 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Иртәгә Болгарда Бөтенроссия мөселман җыены башланып китә. Быел ул Идел болгарларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуына багышлана. Бу хакта ТР Мөселман Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыенда Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән, шул исәптән Башкортостан, Мари Иле, Мәскәү, Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән мөселманнар җыелачак.

Җыен кысаларында әңгәмәләр, мастер-класслар, төрле спорт чаралары уздырылачак.

5 гыйнварда җыенда катнашучылар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфти урынбасары, профессор Рәфик хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Җыен кысаларында шулай ук премьера күздә тотыла. Тамашачыларга “Хозур ТВ” телекомпаниясенең “Ибн Фадлан” фильмы һәм татар телендә “Билал” тулы метражлы анимация фильмы тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук форумда тагын бер кызыклы милли проект – Мөселман Диния нәзарәте һәм “Туган як” комплексының уртак “Туганбатыр” проекты яктыртылырга тиеш. Проект чын татар батыры образын сурәтли.

Бөтенроссия мөселман җыены Болгарда 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

ФОТО: ДУМ РТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев