Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Болгар-Туган тел” эшли башлады

Дүшәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгының палатка шәһәрчеге базасында “Болгар-Туган тел” регионара лагерының чираттагы сменасы ачылды.

“Туган тел” лагеры балаларын Болгар җире инде бишенче ел рәттән кабул итә. Бу юлы җиденче смена ачылды. Узган еллардагы кебек, ял итәргә Россиянең төрле төбәкләреннән 12 яшьтән 16 яшькәчә укучылар җыелды. Быел монда Татарстанның 43 районыннан һәм Россиянең төрле төбәкләре, шул исәптән Свердловск, Төмән, Киров, Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләре, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия һәм башка республикаларыннан 472 бала килде (Спас районыннан – 30 укучы).  Лагерьда җиде көн дәвамында укучылар төрле мастер-классларда катнашачак, алар өчен язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, сәясәтчеләр белән очрашулар, экскурсияләр, спорт һәм мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылачак.
Лагерь программасы татар телен һәм мәдәниятын өйрәнү, шулай ук телне тормышның төрле тармакларында куллану күнекмәләрен алуга юнәлдерелгән. Төрле темага мәгариф һәм мәдәни чаралар бер-берсен тулыландырып, татар культурасы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Проект заманча яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итүне максат итеп куя.
Чираттагы сменага килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек белгече Әлфия Әхәтова, ТР Яшьләр эше буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм башкалар сәламләде. Алар балаларга яхшылап ял итәргә, яңа белемнәр алырга, яңа дуслар табарга һәм күңелле каникуллар теләделәр.
Шул ук көнне “Болгар” лагерында да беренче смена ачылды. 100 укучы җәйге каникулларның бер өлешен Идел буенда, урман эчендә урнашкан ямьле табигать почмагында үткәрәчәк. Сменага килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде. 
Каникулларда балалар рәхәтләнеп ял итеп, яңа дуслар табарлар, күңел ачып кына калмыйча, вакытны файдалы итеп үткәрерләр, дип ышанасы килә. 
Ә “Аргамак” спорт-турист палаткалы лагерында инде регионара смена тәмамланды. 
Лагерьда Аксубай, Спас районы һәм Казан шәһәреннән балалар ял итте. Җиде көн дәвамында укучылар күңел ачып, “Туристлык осталыгы” дигән махсус программа буенча күнекмәләр алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев