Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар президент грантын отты

Берничә көн элек Болгарның үзәк мәйданын төзекләндерү проекты Бөтенроссия конкурсында катнашып 30 миллион сум күләмендәге грантка лаек булды.

Владимир Корнилов

Узган атна азагында Мәскәүдә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохиты булдыру буенча Бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителгән иң яхшы проектларны ачыкладылар. Әлеге конкурсның башлануы турында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ел башында Коломна шәһәрендә узган кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында игълан иткән иде. Безнең Болгар да әлеге конкурста шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерү проекты белән катнашты.

Кыска гына вакыт эчендә Совет, район һәм шәһәр башкарма комитетлары, мәдәният бүлеге, Болгар музей-тыюлыгы һәм башка оешмалар белгечләре зур күләмдә материал туплап, аны конкурс шартлары нигезендә тиешле таләпләргә туры килерлек итеп әзерләделәр. Конкурсның башлангыч этапларын уңышлы үтеп, безнең проект финалга чыкты.

Конкурска Россиянең 82 төбәгеннән 455 гариза тапшырылган. Финалга 198 проект узган. Алар арасында Татарстан вәкилләренеке дә бар. Безнең проект халкы 10 мең кешегә кадәр булган “Россиянең кече шәһәрләре” номинациясендә катнашты. Баштарак бу номинациядә 70 проектны тикшергәннәр, финалда аларның саны 31гә калган. 23 проект яклауга үткән. Конкурс шартлары буенча җиңүче проектлар саны һәр номинациядә 15тән артмаска тиеш булган. Шуңа күрә проектны яклау өчен Мәскәүгә шәһәрдән район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация китте. Тәкъдим ителгән эшне район башлыгы белән Казаннан проектның архитектура өлешен эшләгән Ольга Газизҗановага компетентлы жюри каршында якларга туры килгән.

– Делегация җитәкчесе буларак, миңа зур җаваплылык йөкләнгән иде, – дип тәэсирләре белән уртаклаша район башлыгы Камил Нугаев. – Чөнки алда торган уй-максатлар турында сөйләү генә аз, жюри әгъзаларына проектның төп идеясен ышандырырлык итеп җиткерергә, аның шәһәр һәм, гомумән алганда, район өчен нинди әһәмияткә ия булуын күрсәтергә кирәк булды. Күрәсез, тырышлыгыбыз бушка китмәде...

Делегация составына кергән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин билгеләп үткәнчә, проект һәм ясаган чыгышлар жюри әгъзаларында зур тәэсир калдырды, шуңа күрә өстәмә сорауларны да соңыннан гына бирә башладылар. Һәр җавап аларны тулысынча канәгатьләндерде. Ярдәм күрсәтү төркеме дә теләсә кайсы вакытта өстәмә мәгълүматларны бирергә әзер торды. Әмма эшләр аңа кадәр барып җитмәде.

Озакламый шәһәрнең үзәк мәйданына үзгәрешләр кертелә башлаячак. Төзекләндерү һәм реконструкция эшләре тиешле документларны әзерләп, гамәлдәге закон нигезендә кайбер процедуралар үтәлгәннән соң башланырга тиеш. Эшләрне 2019 ел азагында тәмамлау планлаштырыла.

Әлеге конкурс нигезендә, Татарстан тарихи җирлекеләр һәм республиканың кече шәһәрләрен төзекләндерү проектын тормышка ашыру өчен 14 грант алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев