Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Болгар музей-тыюлыгында «Исчезающие и возрождающиеся города» фотокүргәзмәсе ачылды

    Күргәзмә аша авторлар Спас язмышына дучар булган җиде Идел шәһәре тарихын торгыздылар.

    Бүген Болгар цивилизациясе музееның беренче катында Идел буеның берничә шәһәре турында сөйләүче күргәзмә ачылды.

    Бу шәһәрләр совет чорында Иделдә 1930-1950 елларда гидроэлектростанция төзелешен кичерә.

    Фоторәсемнәр борынгы шәһәрләрнең тарихы һәм бүгенге көне турында сөйли.

    Күргәзмәдә җиде шәһәр – Зөя, Лаеш, Болгар, Сенгилей, Сызрань, Тольятти һәм юкка чыккан Молога күрсәтелгән.

    Күргәзмә өчен материаллар «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы, Болгар музей-тыюлыгы, Лаеш ягы музее, Сенгилей районы туган якны өйрәнү музее, Сызрань шәһәр округының туган якны өйрәнү музее һәм Тольятти туган якны өйрәнү музее тарафыннан бирелгән.

    Безнең социаль челтәрләр:

    ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

    Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: