Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгы бәйрәм көннәрендә туристларны кабул итә

Туристлар Россиянең төрле төбәкләреннән килә.

Яңа ел каникуллары вакытында Болгар музей-тыюлыгы көн саен 500-600 турист кабул итә. Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстанның күрше төбәкләреннән дә Болгарга халык агыла. Бу хакта Татар-информ агентлыгына музей-тюлыкның үсеш буенча директор урынбасары Лилия Сафина хәбәр итте.

Лилия Сафиан сүзләре буенча, барлык күргәзмәләр һәм интерактив чаралар гадәти режимда эшли. Туристларның игътибарын аеруча Кыш Бабай, Кар кызы һәм Болгар ханы катнашуындагы “Тарих белән кышкы очрашулар” интерактив чарасы җәлеп итә. Шулай ук туристлар төрле күргәзмәләрне, шула исәптән шушы көннәрдә генә ачылган совет чоры чыршы уенчыклары күргәзмәсен дә, бик кызыксынып карыйлар.

Моннан тыш, заповедник территориясендә махсус фотозоналар булдырылган. Теләге булган кеше анда кабатланмас Яңа ел фотоларын ясый ала.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәрендә музей-тыюлык иртәнге сигездән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Укучылар исә чараларга Пушкин картасы буенча килә ала.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев