Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар мәчетендә Корбан гаетен билгеләп үтү тәртибе билгеләнде

Быел Корбан бәйрәме 9 июльгә туры килә.

Болгар шәһәрендә корбан Гаетен билгеләп үтү тәртибе билгеле булды. Бу хакта Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр хәбәр итте.

Республика Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укырга тәкъдим ителә.

Фәрһад хәзрәт әйтүенчә, Болгарда исә намаз тәртибе түбәндәгечә булачак:

Реклама

Иртәнге азан 1.47 сәгатьтә әйтелә. Иртәнге намаз – 2.45 сәгатьтә, гает намазы 3.45 сәгатьтә укыла.

Корбан чалу нисабы күләмен дә исегезгә төшерәбез. Быел ул 32000 сум – 595 грамм көмеш бәясен тәшкил итә. Шулай итеп, барлык чыгым һәм әҗәтләрне санамаганда, 32000 сум акчасы булган һәр мөселман кешесенә корбан чалу мәҗбүри булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Корбан бәйрәме гает-намаз

2
X