Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар ислам академиясендә мөселман яшьләре форумы узачак

Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 ел туулына багышланган чара Казанда башланып китте.

26-30 гыйнварда Болгар ислам академиясе базасында мөселман яшьләренең кышкы форумы булачак. Әлегә ул Казан шәһәрендә бара. Бу хакта Мөселман Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум Идел болгарларының мөселман динен кабул итүенә 1100 ел тулуына багышланган чараларның берсе булып тора.

Чара кызлар һәм егетләр өчен аерым уздырылачак. Әлегә республика башкаласында форумның 18-30 яшьлек мөслимәләр өчен оештырылган өлеше бара. Кызлар өчен ислам динендә хатын-кызның роленә багышланган лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырыла.

26-30 гыйнварда исә Болгар ислам академиясендә форумның егетләр өчен оештырылган өлеше башланып китәчәк. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган 60 егет алдында Татарстан һәм Дагстанның күренекле дин белгечләре чыгыш ясарга тиеш. Чыгышларның төп темасы ислам динендә ир-егетләрнең уйнаган роле, аларның гаилә әхлагын саклаудагы әһәмиятенә багышланачак.

Дәресләрдән тыш, форумга җыелган егетләргә күңел ачу мөмикнлеге дә биреләчәк. Алар өчен кинозал эшли, шулай ук чаңгыда йөрергә мөмкинлек булдырыла. Моннан тыш, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны остазларына биреп, ачык һәм төгәл җаваплар алу мөмкинлеге дә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев