Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар ислам академиясендә дипломнар тапшырылды

Иң актив магистрантларга рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чыгарылышны ректор вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, академия биш ел дәвамында дин әһелләрен лаеклы тәрбияләгән. Бүгенге көндә 60тан артык дин белгече, остаз, имам Россиядә генә түгел, аннан читтә дә мөселман өммәтендә лаеклы хезмәт итә. 

Академия җитәкчесе шулай ук укуны тәмамлаган докторантларны да котлады. Хәзер аларга академия базасында эшли торган халыкара диссертация Советында ислам фәннәре докторының дини дәрәҗәсенә диссертацияләр якларга туры киләчәк.

Реклама

Бу көнне укытучылар да бүләкләнде. Ислам фәннәре һәм гарәп филологиясе докторы, академия укытучысы Әдһәм Таммам Фәррадж, гарәп филологиясе докторы, гарәп теле укытучысы Әхмәд Шейх-Мостафа, теология кафедрасы доценты Наталья Седых, ислам мирасы үзәгенең фәнни хезмәткәре Дамир Шаһәвиев илебезнең дини мирасын популярлаштыруга һәм булачак дин белгечләрен тәрбияләүгә өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары алдылар.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X