Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Дагыстанда ат чабышы узды

Ярышны Россия мөселманнары Диния нәзарәте ногай активистлары белән берлектә оештырган.

2021 елның 27 мартында Дагыстан Республикасының Ногай районы Кунбатар авылында «Атшабыс 2021» ат спорты ярышлары узды. Ярыш Идел буендагы Болгар дәүләте халкының Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән. 

Ат чабышын Россия мөселманнарының Диния нәзарәте ногай активистлары белән берлектә оештырган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда Дагыстан, Ставрополь крае, Карачай - Черкесия, Чечен Республикасы, Башкортстан, Краснодар крае, шулай ук Казахстаннан катнашучылар булган. Йөзгә якын чиста инглиз токымлы ат катнашкан.

Ярышларның мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең Кок Бору һәм этноспорт берлеге вице-президенты, татар токымлы атларны торгызу үзәге җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин да бар. Ул спортчыларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. «Мондый зур ярышларның Россиядә беркайда да үткәрелгәне юк әле», - дип искәртте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев