Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар – Базарлы Матак юлының бер өлешенә ремонт ясалды

Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарылды.

Спас районында «Имин сыйфатлы юллар» милли проект буенча Болгар – Базарлы Матак юлының 1 километр озынлыктагы участогы тәртипкә китерелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәт хәбәр итә.

Ике хәрәкәт полосасыннан торган юлның киңлеге 8-9,5 метр тәшкил итә. Ремонт барышында юлга асфальт-бетон катнашмасы җәелде һәм юлы кырыйлары ныгытылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  борынгы Болгарга маршрут нәкъ шушы юлдан уза. Моннан тыш, юл буенча укучыларны йөртә торган һәм төбәкара транспорт да еш йөри. Шулай итеп, юлны тәртиптә тоту аеруча зур әһәмияткә ия.

Россиядә милли проектлар Россия Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев