Болгар балалар китапханәсенә беренче китап укучылар килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Ярты сәгать дәвамында китапханәгә уналты бала килеп өлгерде.
Балалар китапханәсендә "Беренче укучы" акциясе инде традициягә әверелде. Яңа елда беренчеләрдән булып килгән балаларга кечкенә бүләкләр тапшырыла.
Быел китапханә ишекләре 4 гыйнварда ачылды. Китапларын тапшырып, яңаларын алырга килгән балаларны китапханәчеләр ачык йөз белән каршылап, кечкенә бүләкләр – тәм-том, блокнот, йомшак уенчыклар тапшырдылар.
Китапханәгә яңа елда беренче булып килгән Александра Пахомовага йомшак юлбарыс баласы рәвешендә уенчык бүләк иттеләр. Аннары китапханәгә Әмир Беляев, Карина Мартынова, Санкт-Петербург кунаклары Александр, Андрей һәм Антон Денисовлар, Артём Горохцев, Егор Степанов, Алия Беляева, Мария Репьева, Диана Прокофьева, Валерия Фарисеева, Анастасия һәм Егор Агарковлар һәм башка укучылар килде.
Марина Зайцева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев