Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бизнә эзләнү отрядларын очраштырды

Районда беренче тапкыр эзләнүчеләрнең һәм патриотик җырлар башкаручыларның “Бизнә” төбәкара ачык фестивале уздырылды.

Чараның инициаторлары – “Болгар” эзләнү отряды җитәкчесе Борис Андреянов һәм Болгардагы П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат директоры, эзләнү отряды әгъзасы Евгений Савинов. Фестивальдә шулай ук мәдәният-агарту хезмәткәрләре, педагоглар, район җитәкчелеге дә катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, Кураловодагы фестивальгә җирле эзләнүчеләрдән тыш, Казан, Ульяновск шәһәрләреннән, Әлки, Алексеевск, Аксубай районнары отрядларының вәкилләре дә килде. Аларны чараны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, КПРФ партиясенең җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров, сугышчан хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннарының җирле бүлеге рәисе Рәшит Зыятдинов сәламләде.
Чара барышында яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе директоры Алексей Корчагинга, район Мәдәният йортының хуҗалык эшләре мөдире, “Болгар” эзләнү отряды әгъзасы Александр Никифоровка җәмәгать медальләре тапшырылды. Рәшит Зыятдиновны “Россия чик буе гаскәрләренә 100 ел” медале белән бүләкләделәр. Фестивальдә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискка чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Бу көнне фестивальгә килүчеләргә үзешчән башкаручылар Варвара Лисюк, Виктор һәм Иван Савиновлар, Алексей Корчагин, Эмилия һәм Софья Хәсәновалар үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Фестиваль Бизнә елгасы ярында дәвам итте. Биредә эзләнү отрядлары да чыгыш ясады. Аннары җыр фестивалендә катнашучыларны тәмле солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев