Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең үзешчәннәр – Иске Майнада

Район үзешчән артистлары Ульяновск өлкәсе Иске Майна районында концерт куйдылар.

Алар күрше район тамашачыларына үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр. “Волжские зори”, “Любо”, “Болгар таңнары”, “Кантилена”, “Серебряная подкова” дуэты, “Булгарочка” хореография коллективы, солистлар Евгений Кременсков, Ольга Лобанова, Рөстәм Холмирзоев, Сарыйм Насыйбуллин, Рамилә Исхакова, Варвара Лисюк, Михаил Баландин, Камилла Вафина һәм башкаларның һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп барды.
Безнең район делегациясе белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхат Низамов җитәкчелек итте.
Иске Майна районы башлыгы   Василий Половинкин  безнең үзешчәннәргә ихластан зур рәхмәт белдерде, аларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде һәм район Мәдәният йорты, Балалар иҗат йорты һәм Балалар сәнгать мәктәбе  коллективларына  Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк район башлыгы Камил Нугаевка да бирелде.

Реклама

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X