Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең ветераннарыбыз сынатмый

Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар хәзерге вакытта "Балкыш" республика фестиваленең беренче турында катнаша. Ул мәдәният, хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, ТР Милләтләр ассамблеясы ярдәмендә ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы инициативасы буенча оештырылган. Фестивальнең максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка җәлеп итү, ветераннарның үзешчән сәнгатен үстерү. Район Мәдәният йорты...

Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар хәзерге вакытта "Балкыш" республика фестиваленең беренче турында катнаша.
Ул мәдәният, хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, ТР Милләтләр ассамблеясы ярдәмендә ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы инициативасы буенча оештырылган. Фестивальнең максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка җәлеп итү, ветераннарның үзешчән сәнгатен үстерү.
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Кузнечиха, Никольск мәдәният йортлары фольклор ансамбльләре, ветераннар хоры, үзешчән артистлар Александра Зайцева, Валентина Гыйниятуллина, Рушания Мөхәммәтшина, Сәхлия Яруллина, Рузалия Габделбәрова үзләренең осталыгын күрсәтте, Валентина Шевченко үзенең шигырьләрен укыды. Апрель урталарында Алексеевскида үтәчәк зона этабында катнашу өчен иң яхшы артистларны сайлау әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев