Безнең осталар – Спас ярминкәсендә
Алабугада узган ХХIIнче Бөтенроссия Спас ярминкәсендә безнең район ветераннары да үзләренең иҗат үрнәкләрен тәкъдим иттеләр.
Әйтик, Бураковода яшәүче Любовь Казакованың алмаз мозаикадан ясалган картиналары, Болгардан Татьяна Смирнованың тукымадан ясалган аксессуарлар һәм бизәнү әйберләре күргәзмәдә урын алган иде. Алар икесе дә педагогия хезмәте ветераннары.
Моннан тыш, Татьяна Павловна өч көн дәвамында төрле тукымалардан төймәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Сәнгатьнең бу төрен үзләштерергә теләүчеләрнең күп булуы турында да әйтергә кирәк. Күргәзмәдә катнашкан безнең кул осталары эшенә югары бәя бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев