Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Безнең ишегалды” проекты: фикер алышулар дәвам итә

Сишәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзаларының “Безнең ишегалды” партия проектын тормышка ашыру буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы узды.

Бу кичтә Нагаев урамындагы 31нче һәм Профсоюз тыкрыгындагы 1нче һәм 3нче күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Камил Нугаев, Фоат Вәлиев, Александр Чубаров, шулай ук район һәм шәһәр җитәкчелеге, идарәче компания, коммуналь хезмәтләр, “Алексеевскдрострой” җәмгыяте вәкилләре һәм башкалар килде.
Башта алар халыкка фикер алышуга чыгарылган “Безнең ишегалды” проектының нидән гыйбарәт булуы, аны тормышка ашырганда нәрсәләр эшләнәчәге турында сөйләделәр һәм аңлатып күрсәттеләр,  ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерүләрен үтенделәр.
Очрашуда катнашучылар проект буенча фикер алышуга актив кушылды. Фракция әгъзалары һәм җитәкчеләр белән бергә, алар балаларга уен мәйданчыкларын, утыргычларны урнаштыру, подъездларга керү юллары, яшел зоналар, тротуарларны ясау, өстәмә яктырткычларны кая куярга кирәклеге турында сөйләштеләр. Йортларда яшәүчеләр канализацияне ремонтлау, чүп-чар түгү өчен контейнер мәйданчыкларын булдыру, йортларга керә торган юлларны тәртипкә китерү белән бәйле һәм борчыган башка мәсьәләләрне кузгаттылар.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре тулысынча исәпкә алынды,  соңыннан проектлау өчен ишегаллары схемасына кертелде. Проект киләсе ел башыннан тормышка ашырыла башлаячак. Очрашу азагында фракция әгъзалары ассызыклап үткәнчә, эшләрнең барышын “Бердәм Россия” партиясе тулысынча үз контролендә тотачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев