Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең егетләр – Россиянең иң оста көрәшчеләре исемлегендә

Балалар савыктыру-белем бирү үзәге тренеры Ринат Шәрипов шәкертләре Киров өлкәсенең Красная Поляна поселогында узган Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясап, бер алтын һәм бер көмеш медальгә лаек булдылар.

Егетләр һәм ир-атлар арасында армия кул көрәше буенча Эдуард Камалиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия традицион турнирында Киров өлкәсе, Татарстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Чуашстаннан килгән ике йөзгә якын көрәшчедән торган 18 команда катнашты. Көрәш нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны Татарстанның “Леки 116” вәкилләре яулады, Киров өлкәсенең “Эдельвейс” командасы – икенче, Чуашстанның “Аполлон” командасы өченче булды. 
Безнең егетләр дә дәрәҗәле турнирда югалып калмыйча, барлык осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Нәтиҗәдә Дмитрий Стаценко 16-17 яшьлекләр арасында 75 килограммнан артык авырлык үлчәвендә җиңеп чыкты. Никита Новак 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - икенче, ә Данил Нигманов 14-15 яшьлекләр арасында 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә бишенче булды.
Барлык призерларга медальләр, грамоталар һәм кубоклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев