Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безгә яшь гимнастлар килә

8-9 ноябрьдә "Олимп" универсаль спорт залында нәфис гимнастика буенча Россиянең кечкенә шәһәрләре арасында ачык турнир үткәрелә.

Теләгән кеше спортның бу гаҗәеп матур төрен килеп карый ала: сезнең алда республиканың һәм Россиянең күп кенә шәһәрләреннән килгән спортчылар чыгыш ясый. Бу спортны яратучылар май аенда зур уңыш белән үткән шундый ук "Язгы карлыгачлар" турнирын хәтерли торгандыр. Ул вакытта шәхси һәм группа белән күнегүләрдә тамашачылар алдында спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар чыгыш ясапды. Алар арасында Казан, Яшел Үзән, Ульяновск, Хабаровск, Томск шәһәрләреннән килгән 100дән артык спортчы чыгыш ясады.

Реклама

Бу уеннарны шулай ук Россиянең атказанган тренеры Марина Борзенкова оештыра. Ул 2008 елгы Олимпия чемпионы Дарья Шкурихинаның тренеры. Турнирга 200 спортчы килер дип көтелә. Бу юлы уеннар ике көн барачак. Ярышларга Татарстанның нәфис гимнастика федерациясе җитәкчесе Гөлнара Сергеева да килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Олимп” нәфис гимнастика

2
X