Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Берсе дә онытылмас...

21 июнь көнне, 21.00 сәгатьтә, Болгарның үзәк мәйданында Россиядә 22 июньдә билгеләп үтелә торган Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Хәтер шәме» акциясе үтәчәк.

Нәкъ менә 1941 елның 22 июнендә СССР территориясенә фашист Германиясе гаскәрләре бәреп керә. Бөек Ватан сугышы тарих битләренә 20нче гасырның иң зур һәм канкойгыч сугышы буларак кереп калган.
Бу кичтә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә район Мәдәният йорты янәшәсендә шәмнәр яндырачаклар. Теләге булган һәр кеше бирегә килеп, һәйкәл янындагы билгеләнгән урынга шәм куя ала.
Акциядә өйдән чыкмыйча да катнашырга була. Моның өчен шәм яндырып, аны тәрәзә каршына куярга кирәк. Безнең якты киләчәгебез өчен яу кырында гомерлеккә ятып калган әти-бабаларыбыз, тылда җиңү көнен якынайтучылар, фашист концлагерьларында тоткынлыкта гомерләре киселүчеләрнең берсе дә онытылмаска тиеш. Без алар алдында мәңгегә бурычлы.
Акциядә район авылларында яшәүчеләр дә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев