Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Берләштерүче бәйрәм

12 июньдә Болгарда һәм район авылларында Россия көненә багышланган чаралар узды.

Иртәнге якта мәдәният бүлеге, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар  үзенчәлекле автойөреш оештырды. Россия Федерациясе әләмнәре белән бизәлгән автомобильләр шәһәр урамнары аша узганнан соң Болгар музей-тыюлыгында Ак мәчет һәм Икмәк музее янында туктадылар. Автойөрештә катнашучылар узгынчыларга Россия әләмен символлаштыручы ленталар тараттылар, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлады, аларга саулык-сәламәтлек, эшләренең гел уңышлы баруын теләде.
Авылларда да шундый ук чаралар оештырылды, иртәдән дәртле җырлар яңгырап торды, Россия һәм Татарстан әләмнәре җилфердәде. Бу көнне районда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән «Ярдәм янәшә!» республика акциясе кысаларында хәйрия азык-төлек тупланмасының чиратагы партиясе (482 данә) кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев