Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче этапны уңышлы үттеләр

Иж-Борискино, беренче һәм икенче мәктәп укучылары Елизавета Абасева, Богдан Пименов һәм Анна Спирина "IT-чемпион" республика конкурсының беренче этабында "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүче булдылар. Аларга ноутбуклар тапшырылачак. Бу конкурс быел ике этапта үткәрелә. Укучылар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре электрон порталыннан файдалануда өлкәннәрнең активлыгы өчен баллар җыялар. Җиңүчеләр икенче этапта...

Иж-Борискино, беренче һәм икенче мәктәп укучылары Елизавета Абасева, Богдан Пименов һәм Анна Спирина "IT-чемпион" республика конкурсының беренче этабында "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүче булдылар. Аларга ноутбуклар тапшырылачак.
Бу конкурс быел ике этапта үткәрелә. Укучылар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре электрон порталыннан файдалануда өлкәннәрнең активлыгы өчен баллар җыялар. Җиңүчеләр икенче этапта да катнаша ала, тик шартлар буенча тупланган балларны конкурсантлар истәлекле бүләкләргә алыштырырга тиеш.
Конкурсны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев