Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бер гаилә тарихыннан

    Күптән түгел дөнья күргән тарихи очерк авторлары арасында якташыбыз, Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфиков та бар. Китапта Әгерҗе районындагы Салагыш авылының барлыкка килү тарихы, аны төзүдә Арча кенәзләре уйнаган роль тирән чагылдырыла. Авторлар ассызыклавынча, Нәфиковлар нәселе Салагышка барып тоташа. Нәселнең генеалогик агачы "Касыймовлар-Нәфиковлар революциядән соң һәм бүгенге көндә" бүлегендә урнаштырылган....

    Күптән түгел дөнья күргән тарихи очерк авторлары арасында якташыбыз, Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфиков та бар.
    Китапта Әгерҗе районындагы Салагыш авылының барлыкка килү тарихы, аны төзүдә Арча кенәзләре уйнаган роль тирән чагылдырыла.
    Авторлар ассызыклавынча, Нәфиковлар нәселе Салагышка барып тоташа. Нәселнең генеалогик агачы "Касыймовлар-Нәфиковлар революциядән соң һәм бүгенге көндә" бүлегендә урнаштырылган. Китапта шулай ук әлеге гаилә әгъзаларының тормыш юлы яктыртыла, язмалар төсле фоторәсемнәр белән дә баетылган.
    Китап тарих белән кызыксынучылар өчен чыгарылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: китап
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: