Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белгечлек буенча эшләүчеләргә өстәмә түләнәчәк

Болгардагы Ислам академиясендә беренче чыгарылыш булды

«Кичәге» студентларга академиянең күпфункцияле залында ректор Данияр Абдрахманов тантаналы шартларда ислам фәннәре магистры дипломнары тапшырды. Белгечлек буенча беренче өч ел эшләүчеләрнең хезмәт хакына сизелерлек өстәмә түләү дә вәгъдә итте.

Хәзер инде шәригать фәннәре магистры булу өчен чит илгә баруның кирәге юк. Моннан өч ел элек Россиядә ислам динен һәм тарихын өйрәнергә теләүчеләр өчен беренче ислам академиясе эшли башлады.
Узган җомгада 23 магистр академия дипломы алды. Аларның күпчелеге белгечлек буенча эшли дә инде. Шулар арасыннан Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны мисал итеп китерергә мөмкин. Ул да академиядә белем алган.
– Мин укуымны дәвам итәргә уйлыйм, – ди Камил хәзрәт. – Бездә әле татар һәм рус дини мирасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк. Моның өстендә эшлисе бар.
Аның башлангычын мөселманнарның Үзәк диния назәрәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин да хуплады. Бездә кадрлар әзерләү проблемасы ахыргача хәл ителмәгән, хәзер моңа дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә башлады.
Академиядә «Дини оешмалар өчен дин әһелләре әзерләп чыгару» һәм «Ислам фәннәре» төп юнәлешләре буенча белгечләр әзерлиләр. Укулар рус һәм гарәп телләрендә алып барыла.
Диплом эшләрен тикшерү һәм фикер алышулар гарәп телендә барды. Студентларның бер өлеше дипломны академиядә якласа, калганнары видеоконференция режимында имтихан тотты. Аттестация комиссиясе әгъзалары фикеренчә, академияне тәмамлаучылар теоретик һәм практик яктан яхшы әзерләнгән.
– Бу академияне булдыру өчен күп хезмәт куярга туры килде, – диде Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин. – Болгарда мондый уникаль уку йортын ачуга зур өлеш керткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка һәм республиканың бүгенге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебез бик зур. Проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Илебездә мондый уку йорты башка юк, без моның белән горурланырга тиеш! Бүген академияне тәмамласагыз да, сезнең тормыш юлыгыз әле башлана гына. Сезне миллионлаган кешеләр көтә, сез аларга динебезнең асылы турында сөйләргә, барысын да аңлатып бирергә тиеш. Нәрсә ул дин? Дин – кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. Кешеләргә бер-берләрен аңлап, тыныч шартларда ничек яшәргә кирәклеген сез аңлатырга тиеш. Без сезгә чын күңелдән ышанабыз!
Тырышып укыган магистрантларга һәм академия хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Иң яхшылар арасында Зиядулла хәзрәт Рахманкулов та бар. Югары дини белемне нәкъ менә безнең академиядә алуына ул бик шат.
– Урта Азия якларыннан килдем, Казанда ислам институтын тәмамладым, мәчеттә эшләдем, – ди  Зиядулла хәзрәт. – Борынгы Болгар җирләре үзенә магнит кебек тартты, ике дә уйлап тормыйча академиягә керергә ниятләдем. Өч ел вакыт сизелми дә үтеп китте, укыганда академиянең китапханәсендә эшләдем. Хәзер инде мин магистр! Биредә калырга җыенам, эш мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Ректор Данияр Абдрахманов академия тәмамлаучыларга изге теләкләрен юллады. Өч ел буе тату гаилә кебек яшәдек, инде менә кайсыгыз-кайсы якка таралышыр вакыт җитте, диде. Дөрес, кайберләре белән яңадан очрашырга туры киләчәк. Академиядә һөнәри әзерлек программасы эшли, бәлки әле курсларда квалификацияне күтәрергә яки магистрдан ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә җитәргә теләүчеләр дә табылыр. Соңыннан бу хезмәт хакында да чагылыш табачак.
– Якын араларда безнең академияне тәмамлаган һәм белгечлекләре буенча эшләүчеләрнең беренче өч елда хезмәт хакына сизелерлек өстәмә түләүне кертү турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк, – диде Данияр Абдрахманов.
Академия ишекләре һәрвакыт ачык, дип тә өстәде. Бирегә килгән яңа студентлар һәм укуларын дәвам итәргә теләүчеләргә сыйфатлы методик һәм фәнни белем алу мөмкинлеге тудырылган. Академиянең уникаль китапханәсендә, мәсәлән, сирәк очрый торган 300дән артык китап бар. Гомумән, биредә студентларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев