Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белемеңне тикшереп кара

Район гомумбелем бирү учреждениеләрендә инде дүртенче тапкыр татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча “Татарча диктант-2019” бөтендөнья белем бирү акциясе уздырылачак. Быел ул ТАССРның барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы яшьләр эше министрлыгы, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара берләшмәнең башкарма комитеты һәм башка мәгариф ведомстволары оештыра.
Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасында бер үк көнне уздырыла. 
Акция дөрес яза белү, татар әдәби телен өйрәнү, орфография һәм грамматика буенча хаталарны тикшерүгә кызыксыну уятуны максат итеп куя. Татар телендә диктантны теләге булган һәр кеше яза ала. Ел саен ирекле һәм түләүсез нигездә оештырыла торган бу чара татар телен төрле дәрәҗәдә белүче кешеләрне берләштерә.
Һәр мәйданчыкта диктант текстын атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, башка танылган кешеләр укыячак. Диктант нәтиҗәләре үткәрелгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак.
Безнең районда диктант 2019 елның 19 октябрендә сәгать 10да була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев